Яшь эрудитлар ярышы (6+)

30 ноябрьдә 16 нчы санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Яшь эрудитлар ярышы» дигән әдәби брейн-ринг оештырды. «Китап – белем чишмәсе!» ди халык мәкале. Брейн-ринг вакытында укучылар әлеге сүзләрнең дөреслеген раслый алды. 
Чара барышында балалар әдәбият өлкәсендә әкиятләрне, мәкальләрне һәм табышмакларны яхшы белүләрен күрсәтте. Шулай ук алар «Халык акылы җәүһәрләре», «Пантомима» бәйгеләрендә катнашты, команда капитаннары өчен «Әкият белгече!» сорау-җавап уены үтте, ә җанатарлар «Фильмнан өзек буенча әкиятне таны» бәйгесендә активлык күрсәтте.
Уен азагында барлык катнашучылар татлы күчтәнәчләр алды. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды, балаларга яхшы кәеф бүләк итте!

Поделиться: